news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: “Терлек азыгы өчен нинди бәя дә жәл түгел”

Министр Татарстанда терлекләрнең баш санын саклап калу өчен Россиянең теләсә кайсы төбәгендә терлек азыгы әзерләргә һәм аны теләсә ниди бәягә сатып алырга чакырды

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика районнары белән селектор киңәшмәсе үткәрде. Аның барышында ул Татарстанда терлекләрнең баш санын саклап калу өчен Россиянең теләсә кайсы төбәгендә терлек азыгы әзерләргә һәм аны теләсә ниди бәягә сатып алырга чакырды.
М.Әхмәтов терлек азыгы әзерләү темпларына карата канәгатьсезлек белдерде. 14 көн эчендә кышның бер аена җитәрлек азык әзерләнгән. Терлек азыгының мондый запаслары агымдагы елның ахырына кадәр генә җитәчәк. Аның сүзләренә караганда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре терлек азыгы әзерләү буенча көндәлек мониторинг үткәрә.
Узган елгы терлек азыгы запаслары бары тик Әлки районында гына сакланган. Калган районнарда (Яңа Чишмә, Менделеевск, Бөгелмә, Әгерҗе, Түбән Кама, Лениногорск һәм башкалар) алдагы кышка җитәрлек күләмдә азык әзерләргә кирәк. Дөрес, кайбер районнарда (мисал өчен, Сарман, Ютазы, Әлмәт һәм Тәтештә) терлек азыгы әзерләү темплары артты.
Бүгенге көндә Татарстан районнарында 110 отряд оешкан, алар республикадан читтә печән әзерли. Саба, Балтач, Әтнә, Кукмара, Мамадыш һәм башка районнарда мондый отрядларны үз вакытында оештырсалар, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Спас районнарында бер генә отряд та оештырылмаган.
Министр фикеренчә, бүгенге көндә “Вамин-Татарстан” барысына караганда яхшырак эшли, ААҖ тарафыннан оештырылган 30 га якын отряд Пермь краенда терлек азыгы әзерли. Әлеге төбәккә предприятие 300 дән артык махсус техника озаткан.
М.Әхмәтов искәртеп узганча, күптән түгел ТР бюджетыннан мөгезле эре терлек өчен азык сатып алу һәм әзерләүгә 500 миллион сум акча бүленгән, әмма бу дәүләт ярдәменең бер өлеше генә. Әлеге максатларга берничә миллиард сум акча бүленәчәк, дип ышандырды аграр ведомство башлыгы.
“Дәүләт ярдәме әзерләнгән терлек азыгын исәпкә алып кына күрсәтеләчәк”, - дип хәбәр итте М.Әхмәтов. Бармакка бармак та сукмаучы агросәнәгать комплексы предприятиеләренә бу акчалар бирелмәячәк.
Финанс ярдәме алып та, терлекләрнең баш санын сакламаган предприятиеләрне дә җитди җәза көтә. “Аларга акчаны кайтарып бирергә туры киләчәк. Без болай гына берәүгә дә ярдәм күрсәтмәячәкбез. Бу ТР Президентының катгый позициясе”, - диде М.Әхмәтов.
Күптән түгел ТР бюджетыннан 300 миллион сум акча бүлеп бирелгән крестьян хуҗалыклары да өстәмә финанс ярдәме алачак. 10 августка кадәр бу ярдәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ашлык фуражы рәвешендә барып җитәргә тиеш. Министр район башлыкларына өчтән артык сыер асрала торган шәхси хуҗалыкларга игътибар юнәлтергә чакырды. “Мондый хуҗалыклар сезнең кайгыртуыгызга мохтаҗ”, - диде министр.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлекләрнең баш санын саклап калу өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәк, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, мөгезле эре терлек – үзенчәлекле алтын запас яки Татарстанның кагылгысыз ресурсы ул. Соңыннан аны чит илләрдән сатып алу алтыннан да кыйммәткәрәк төшәчәк. Шунлыктан хәзер савым сыерларына махсус контроль булдырырга, аларның баш саны кимүгә юл куймаска кирәк, дип сүзен йомгаклады министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100