Марат Хөснуллин Казанга Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котларга килде
Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котларга килде.
«Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде», - дип билгеләп үтте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.