Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Минзәләдә район башлыгы премиясенә лаек булган комбайнчыларны котлады
Минзәләнең «Калморза» хуҗалыгының 8 комбайнчысы район башлыгы премиясенә лаек булды. Алар үзләре эшләгән «Лексион» комбайннарында 1500 тоннадан артык икмәк суктырып алган. Алдынгы комбайнерларны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов һәм районга сәфәр белән килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады.
Аларны бүләкләү чарасы хуҗалыкның Калморза авылы янындагы 191 гектар сабан бодае басуында үткәрелде. Хуҗалыкның агрономы Радик Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, әлеге басуда гектарның уртача уңышы 52 центнер тәшкил итә. Бу турыда «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
Премияләре тапшыргач, Марат Әхмәтов комбайнчылар һәм әлеге чарага килгән авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә корды, авылларда демография һәм татар телен саклау мәсьәләләрен күтәрде.
«Инде икмәк уңды, авылларыбызны саклап калу турында онытмаска кирәк, матур итеп яшәгез, гаиләләр корыгыз, балалар табыгыз. Авылда яшәүче һәр кеше дәүләт өчен зур әһәмияткә ия», - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәфәре кысаларында илкүләм проект буенча ремонт эшләре баручы Югары Тәкермән авылы мәктәбендә булды, шулай ук районда тормышка ашырыла торган инвестицион проектлар – «Кама беконының» Коноваловкадагы комплексында һәм «Август» компаниясенең Степановка янында төзелүче мегафермасындагы эшләр белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз