news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров: Уңышның яхшы буласына бик өметләнәбез

Татарстан быел бөртеклеләрдән яхшы уңыш алырга өметләнә. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кырларында белдерде.

«Уңышның яхшы буласына бик өметләнәбез. Басулардагы бөртеклеләргә дә, яшелчә культураларына да, бәрәңгегә дә яхшы планнар бар. Яхшы уңыш көтәбез. Без җыеп ала алганы безнеке булачак. Соңгы комбайн басудан чыкканнан соң без бөртеклеләрнең күпме җыеп алынуын хәбәр итәчәкбез», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы журналистларга.

Җәббаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләү эше дә бара. «Бу атнада үләннәрнең беренче катын чабып бетерәбез диярлек, терлек азыгы әзерләү яхшы бара. Узган елны без азык сатып алуга гына 10 миллиард сумга якын акча тоттык», – дип белдерде ул.

Татарстанның Лаеш районындагы «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында бүген «Агроволга 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Аның эше 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Быел 400дән артык компания тәкъдим ителгән, нигездә Россия компанияләре, алар техника, җиһазлар җитештерә. Импортны алыштыру мәсьәләсенә – запас частьләр китерүгә һәм ремонтлауга, техникага хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирергә тырыштылар. Төркия компанияләре үз продукциясен тәкъдим итте, Кытай техникасы бик күп», – дип сөйләде Җәббаров.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан компанияләре барлык юнәлешләрдә дә тәкъдим ителгән.

«Икенче ел нәселле терлекләр конкурсы үткәрәбез. Узган ел бу чарага хуҗалыкларны чакыру җиңел булмады. Быел бик теләп килделәр. Кичә хөкемдарлар белән фикер алыштык, киләсе елга бер юнәлеш буенча Россия масштабындагы чара үткәрү планнары бар», – дип нәтиҗә ясады министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100