news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш поликлиникасында капиталь ремонт эшләре тәмамланды

Мамадышның гомуми практика табиблары бүлеге һәм поликлиника кабинетлары капиталь ремонттан соң ачылды.

Заманча шартлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге программа халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100