Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышның Түбән Яке авылында яңа мәчет ачылды
Мамадышның Түбән Яке авылында «Мәкъсүт» мәчетен ачу тантанасы булды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дә катнашты, шулай ук башка кунаклар, имамнар, иганәчеләр, Балык Бистәсе, Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Актаныш районы имам-мөхтәсибләре, якын-тирә авыллардан хөрмәткә лаек шәхесләр җыелды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчет авылның 1996 елда салынган мәчете янәшәсенә төзелде. Яңа гыйбадәтханә район башлыгы Анатолий Иванов хуплавы белән 2017 елның җәендә төзелә башлый. Мәчетне күтәрү барышы белән шушы авылда туып үскән егет, хәзер Мамадыш икмәк кабул итү пункты җитәкчесе булып эшләүче Рифат Мәхмүтов җитәкчелеге һәм тырышлыгы белән алып барыла. Гыйбадәт йортына авыл халкы аның әтисенең исемен бирергә карар кылды.
Мәчет газобетон блоклар катыштырып кирпечтән төзелде. Хатын-кызлар өчен махсус балконда намаз уку урыны, подвал өлешендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә, уку залы, мәҗлесләр уздыру өчен бүлмә, китапханә булдырылды. Мәчет 250 кеше өчен исәпләнгән. Гыйбадәт йорты янәшәсендә балалар өчен мәйданчык, шулай ук футбол, волейбол, баскетбол уйнау урыны эшләнгән.
«Мәкъсүт» мәчете ачылышы тантанасында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, авыл имамнары бар иде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәкъсүт» мәчете төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мәчетне төзетүче төп иганәче Рифат Мәхмүтовны, мәчетнең имамы Нәкыйп Сәгыйровны, төзүче Илдар Ганиевны Нәзарәтнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук район хакимияте башлыгы исеменнән дә мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүгенге көндә Мамадыш мөхтәсибәтендә дин кардәшләребезгә 61 мәчет хезмәт кыла. Хәзерге вакытта районның Сотово, Яшел тау, Урта Шүләнгер авылларында мәчет төзелеше алып барыла, Суелга авылына Түбән Якенең агач мәчетен күчерү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз