news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта узган ел 5 кеше янып үлгән

Барлыгы 50 янгын очрагы теркәлгән

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш шәһәрендә һәм муниципаль районында 2010 елда 50 янгын очрагы теркәлгән, аларда 5 кеше янып үлгән, дип хәбәр итә “Нократ” газетасы.
Янгыннарның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Мичне дөрес эксплуатацияләмәү аркасында - 10, электр үткәргечләрен, кабельләрне тоташтырганда техник кагыйдәләрне бозу сәбәпле – 21, тәмәке тартканда саксыз кыланудан – 9, балалар шаяруы аркасында 1 янгын чыккан.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мамадыш муниципаль районы буенча күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләренең торак секторында үткәрелгән рейдлары күрсәткәнчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен иң беренче чиратта спиртлы эчемлекләр кулланучы, йортында теләсә ничек тәмәке тартучы ялгыз гражданнар боза. Шундый яшәү рәвеше алып баручылар арасында янгында җанын тәслим кылучылар шактый. Рейд барышында тәртипсез яшәү рәвеше алып баручыларга административ характердагы катгый чаралар күрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100