Мамадышның 255 эшмәкәре Пенсия фондына иминият взносларын үз вакытында кертмәгән
Бурыч күләме 1988 мең сум тәшкил итә
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Мамадыш муниципаль районының 255 эшмәкәре узган елгы эшчәнлекләре өчен Пенсия фондына 1988 мең сум күләмендә иминият взносларын үзвакытында түләмәгән, дип хәбәр итә “Нократ” хәбәрчеләре.
Агымдагы елның 17нче маеннан 17нче июненә кадәр Татарстанда үткәрелгән “Пенсия Фондына иминиятләштерү взносларын кертү буенча айлык” кысаларында районда узган рейдларда алар белән күзгә-күз карап сөйләшелгән, аңлашу булган. Нәтиҗәдә 79 эшмәкәр 545 мең сумлык бурычын кайтарган.