Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадыш районында яшәүче Нәгыймә әби Сафинага 100 яшь тулды
Мамадыш районында яшәүче Нәгыймә әби Сафинага 100 яшь тулды
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Шушы көннәрдә Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында гомер кичерүче Нәгыймә әби Сафина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Мамадыш шәһәре ЗАГСы, халыкны социаль яклау идарәсе, социаль ярдәм күрсәтү үзәге, ветераннарның район советы, Пенсия фонды идарәсе, «Кызыл флаг» хуҗалыгы һәм җирле үзидарәнең Түбән Ушмы советы җитәкчеләре, Түбән Ушмы мәктәбе һәм мәдәният йорты вәкилләре тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Нәгыймә әби Сафина 1905 елда Мамадыш районының Үсәли авылында дөньяга килә. Районның Кичә Кирмән авылы егете Нәгыймуллага кияүгә чыга. Замандашлары кебек аңа да ачлык газапларын кичерергә, Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү янында урман кисәргә, яу кырыннан яраланып кайткан Нәгыймулласын җирләргә туры килә. Яшь тә тугыз айлык Мәдинәне тәрбиягә алып үстерә ул. 1968 елда язмыш җилләре аны Түбән Ушмы авылына китерә. Биредә яшәүче Әхмәтвәли Сафинга кияүгә чыга. Аның белән 18 ел торып калалар. Нәгыймә әби килен булып төшкәндә Әхмәтвәли аганың дүрт баласы да үз тормышларын корган була инде.
Нәгыймә әби 100 яшен тутырса да, терелегенә, шат күңеллелегенә карап, аңа 70 тән артыкны биреп булмый. Бүген дә кош-кортлар асрый, бәрәңге утырта әле ул.
- Сабырлык, түземлек кирәк кешегә. Гомерем буе беркем белән дә ямьсезләнешеп, бозылышып йөрмәдем, - ди Нәгыймә әби үзенең бер гасыр яшәвенең серләрен ачып.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз