news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Азнакайда беренче портфельләр тапшырылды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Азнакайда беренче портфельләр тапшырылды
"Маяк"

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Азнакай районында беренче сыйныфка баручы 200 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Игелек чарасының максаты – матди кыенлыклар кичергән гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү.

Бәйрәм шәһәрнең иң күркәм җирләренең берсендә – Татарстан мәйданында булды. Тантаналы чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин балаларны тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басулары белән тәбрикләде. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.

«Традиция буенча, предприятие-оешма җитәкчеләре, депутатлар бу акциядә һәр елны актив катнаша. Азнакай елдан-ел үсә, балалар, яшьләр өчен бик күп социаль объектлар калка. Без әти-әниләр белән бергәләп балаларга бөтен шартларны тудырырга тиеш. Балалар бәхетле булсын. Ә сезгә, мәктәпгә җыенган беренчеләребез, әти-әниләрне, укытучыларны тыңлап, яхшы укуыгызны, уңышлар белән сөендереп торуыгызны телибез, – диде ул. 

«Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев балаларга, алар белән бергә «укырга керүче» ата-аналарга, укытучыларга да уңышлар теләде. Ул нефтьчеләрнең ел да әлеге акциягә кушылып, беренче сыйныфка барган баручыларга бүләк ясавын әйтте.

Тиздән яңа уку елы башлана – мәктәпләр аңа әзер. Бу уку елында беренче сыйныфка 700 дән артык бала барачак. Акция кысаларында аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, имин булмаган, инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләр игътибар үзәгенә алына», – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

«Безнең кебек күпбалалы гаиләләр өчен бу зур ярдәм. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Бик дулкынландыра торган чара. Аз гына игътибардан да кешенең күңеле була», – ди беренче сыйныфка баручы Радельның әнисе Гүзәл Нигъмәтуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100