news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскиның «Сәхия» мәчетендә балалар өчен мөселман лагере оештырылган

Магнитогорскиның «Сәхия» мәчетендә 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен мөселман лагере оештырылган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Көндезге лагерь программасы бик бай һәм төрле. Иртәнге аштан соң мәчет каршындагы мәдрәсә укытучысы Әминә Нәҗмиева ислам нигезләре буенча дәресләр уздырды.

Магнитогорск шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, «Сәхия» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Гафаров һәм мәдрәсә мөгаллиме Альбина Гафарова төштән соң үткәргән дәресләрдә күмәк намаз укылды, аннан изге Коръән сүрәләрен өйрәттеләр, шәкертләр пәйгамбәрләр тарихын тыңлады, диелә хәбәрдә.

Лагерьның ял итү программасына аттракционнар паркына бару, кинотеатрда мультфильмнар карау, танып - белү программасы белән күлдә ял итү, технопаркка сәяхәт кертелгән.

Мөселман лагере тәрбиячеләре һәм вожатыйлары спорт һәм хәрәкәтчән уеннар оештырган. Лагерьда шамаил-рәсем конкурсы һәм мөселман викторинасы уза.

«Сәхия» мәчете каршындагы лагерь яшь мөселманнарның әти-әниләре өчен бушлай оештырылган. Барлык чыгымнар оештыручылардан булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100