news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорски татарлары милли сәнгать фестивале үткәрергә җыена

Магнитогорски татарлары милли сәнгать фестивале үткәрергә җыена

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Магнитогорскидан алынган хәбәрләргә караганда, шәһәрнең Татар мәдәни үзәге 24 апрельдә «Татар җаны» дигән милли сәнгать фестивале үткәрергә җыена. Мәдәни үзәк рәисе урынбасары Кадрия Исхакова сүзләренә караганда, мондый фестиваль шәһәрдә инде дүртенче мәртәбә үткәрелә. Узган елгы мондый фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан да вәкилләр катнашкан. Быел исә фестиваль төбәкара булыр дигән өмет тә бар. Анда милли җыр һәм биюләрдән тыш, театр сәнгате дә керә, программада шулай ук Коръән укулар да бар.

Магнитогорски каласында бүгенге көндә 28 меңнән артык татар яши. Милләттәшләребез шәһәрдә халык саны буенча руслардан кала икенче урында тора. Биредә Татар мәдәни үзәге эшли, аның каршында төрле түгәрәкләр дә эшләп килә һәм «Төп йорт» дигән газета чыгарыла. Мәдәни үзәк милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләү, шулай ук милли мәдәниятне һәм сәнгатьне пропагандалау буенча даими эш алып бара. 24 апрельдә узачак фестиваль исә шундый чараларның берсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100