news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мәгариф» журналы редакциясе Актанышта булып кайткан

«Мәгариф» журналы редакциясе Актанышта булып кайткан
Фото: Альберт Сабир

Октябрь аенда «Мәгариф» журналы Укытучылар көненә багышлап «Укытучыңны котла, без бүләклибез!» акциясен игълан иткән иде. Журнал редакциясе конкурста иң күп тавыш җыеп җиңүгә ирешкән «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ының математика укытучысы Рамилә Хаҗиеваны тәбрикләү өчен Актанышка барган. Рамилә ханымга тәбрикләү сүзләрен «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова җиткергән һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.

Бу көнне «Актаныш-Адымнар» гимназиясендә «Технологик чишелешләр аша укучыларның проект фикерләвен формалаштыру» республика семинары да уза. Семинарда Татарстанның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина мәртәбәле кунак буларак катнаша.

Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова исә, редакция хезмәткәрләре белән очрашуда «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының мөгаллимнәрнең һәм тәрбиячеләрнең эшчәнлегендә уңай йогынтысын билгеләп уза һәм уртак хезмәттәшлекне тагын да арттыру теләген җиткерә.

Фото: © Альберт Сабир

Көннең икенче яртысында Актаныш үзәк китапханәсендә баш мөхәррир Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын тәкъдим итү уңаеннан җылы очрашу уза. Очрашуга районның китап сөючеләре, Актаныш технология техникумы студентлары, төрле авыллардан китапханәчеләр һәм үзләре махсус операциядә хезмәттә булып кайтучы хәрбиләр дә килгән. Биредә һәркем үзенең әсәргә кагылышлы уй-кичерешләре белән уртаклашкан, хәрбиләр баштан кичергән хәлләре турында сөйләгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot