Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәт җитәкчесе ата-аналар белән очрашачак
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев 19 октябрьдә ел саен үткәрелә торган традицион Бөтенроссия ата-аналар белән очрашачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Очрашу барышында Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре БДИ һәм ДЙА-9, Бөтенроссия тикшерү эшләре, белем бирү сыйфатын тикшерү, белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм аккредитацияләү, башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Анзор Музаевка сорауларны алдан ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Рособрнадзор битендә һәм электрон почта аша бирергә мөмкин ege@obrnadzor.gov.ru.
Сорауларны язмача яки видео-хәбәр форматында җибәрергә мөмкин. Очрашу барышында иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар биреләчәк. Очрашуны туры эфирда Рособрнадзорның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм Rutube платформасында күрергә мөмкин булачак. диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз