news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Җәмигъ мәчете янында эчке киемнән фотосессия ясаучыларга гаепләү белдерелде

Әлеге маддә буенча 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Тикшерүчеләр Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янында ачыктан-ачык фотосессиядә катнашкан өч кешегә дин тотучыларның хисләрен мыскыл итүдә гаепләү белдерде.

Аларның фаразлавынча, фотосессия пиар өчен үткәрелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән хәбәр итә.

Кичә социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында Мәскәүнең Җәмигъ мәчете фонында фотога төшүче кыз белән видео таралды. Ул эчке киемнән генә, өстенә — пәлтә, башына кара төстәге балаклава кигән.

Иванова шул ук көнне РИА Новости агентлыгына әлеге уңайдан «вөҗдан һәм дин тоту ирегенә хокукны бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр итте.

«19, 20 һәм 40 яшьлек өч кешегә карата гаепләү белдерелде», — диде ул.

Иванов әйтүенчә, фигурантларның өендә тентү үткәргәннәр һәм телефоннарын алганнар инде.

Ул билгеләп үткәнчә, тикшерүчеләр фотосессиядә катнашкан башка кешеләрне ачыклавын дәвам итә.

Әлеге маддә буенча 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100