news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү – Казан – Петербург видеокүперенең темасы – кышкы чорда юлларны эшкәртү

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре видеокүпердә катнашырга чакырыла

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдә 12 сәгатьтә “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгында “Урамнар да чиста, кешеләр дә канәгать” дигән темага Мәскәү – Казан – Петербург видеокүпере була. 2010–2011 елларда кышкы чорда юлларны эшкәрткәндә бозлавыкка каршы нинди чаралар кулланылачак һәм Россия шәһәрләре нинди реагентлар сатып алачак?
Реагентлар белән эшләү тәртибен билгеләүче махсус закон бармы? Реагентлар әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясый һәм зарарсыз реагентлар бармы? Видеокүпердә катнашучылар шул сорауларга җавап бирәчәк.
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре видеокүпердә катнашырга чакырыла
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100