news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар җыры фестивале булды

Мәскәүдә татар җыры фестивале булды

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Кичә Мәскәүдә "Кузьминки" Сәнгать йортында "Туган як моңнары" дип аталган татар җырлары фестивале узды. Анда Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе, Екатеринбург, Чувашия Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре коллективлары катнашты.

Оештыру комитеты рәисе Кәрим Шакиров артистларны сәламләп, фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны ел саен артуын, катнашучыларның географиясе киңәюен билгеләп үтте. Әлеге фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүгә 60 ел тулуга багышланган. Бу кичне Сәнгать йортында сугыш елларындагы халык җырлары яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100