Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә “Ислам тынычлык ягында” дигән халыкара форум узды
Мәскәүдә “Ислам тынычлык ягында” дигән халыкара форум узды
(Мәскәү, 25 апрель, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Мәскәүдәге “Украина” кунакханәсенең колонналы залында “Ислам тынычлык ягында” дигән тынычлыкны саклауның халыкара форумы үтте. Аны Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары үзәк Диния идарәсе, Төньяк Кавказ һәм халыкара Ислам миссиясе координацияләү үзәгенең актив ярдәме белән, “Әл-хак” гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм Россия мөселманнар идарәләренең экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча берләштерелгән дини шурасы оештырып үткәрде.
“Безнең форумның максаты – милләтара хезмәттәшлекнең экстремизм һәм халыкара террорчылыкка каршы торырлык барлык перспективаларын билгеләү, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм кайбер сәясәтчеләрнең кешеләр аңында Ислам образын бозып күрсәтергә тырышуларына кискен каршылык күрсәтү, - диде оештыру комитеты рәисе, “Әл-Хак” лидеры һәм фәлсәфә фәннәре докторы Камилҗан Каландаров конференцияне ачып җибәргәндә ясаган чыгышында.
Исламга карата дәүләт сәясәте турындагы кайбер мәгълүматларны РФсе генераль прокуроры урынбасары Владимир Колесников җиткерде. Ул Россия Федерациясендә дин тотучыларның хокукларын яклау проблемалары һәм перспективалары турында сөйләде.
Форумда мөселман руханиларының, Ислам иҗтимагый һәм хокук яклау оешмалары, башка конфессияләр дини берләшмәләренең, шулай ук дәүләтнең экстремизмга һәм террорчылыкка каршы хезмәттәшлеге перспективалары каралды һәм гаммәви мәгълүмат чараларының Россиядә тынычлык һәм татулык урнаштыруда, шулай ук милләтара һәм динара низагларны кисәтүдәге роле һәм җаваплылыгы тикшерелде.
Форумда катнашучылар Россия Федерациясенең тотрыклылыгына янаган, террорчылык һәм экстремизм, милли түземсезлек һәм фашизмны фаш иткән Декларация кабул итте. Террорчылык һәм экстремизмны нинди дә булса формада Ислам тәгълиматлары белән бәйләп бирергә омтылу катгый рәвештә тыела. Аларның дөньяга мәңгелек изге һәм югары әхлаклылык кыйммәтләре алып килгән Ислам цивилизациясе белән бернинди уртаклыклары юк, диелә Декларациядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз