news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Алтын көз” бәйрәме узачак

Мәскәүдә “Алтын көз” бәйрәме узачак

(Мәскәү, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Бүген Мәскәүдә “Космос” кино-концертлар залында ел саен уздырыла торган “Алтын көз” татар җыры фестивале үтәчәк. Анда Зөфәр Хәйретдинов, Илнар Сәйфиев, Фәрит Таишев, Әлфинә Әгъзәмаова, “Айфара” төркеме, Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Сәет Абдуллин, Ирфан Измайлов, DJ Радик һ.б. катнаша.

Ике атнадан соң – 19 ноябрьдә – “Космос”та Ураза гаетенә багышланган бәйрәм концерты узачак. Ә декабрь башында Мәскәүгә Салаватның килүе көтелә. Аның концертлары 9, 10, 11 һәм 12 декабрьгә билгеләнгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100