news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү белгечләре Казан табибларын ВИЧлыларга ярдәм итәргә өйрәтәчәк

24 майда Казанда психик актив матдәләрне кулланучы һәм ВИЧ авыруы булган кешеләргә махсус медицина ярдәмен күрсәтү темасы буенча табиблар белемен камилләштерү циклы уздырыла

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). 24 май көнне Казан дәүләт медицина академиясендә психик актив матдәләрне кулланучы һәм ВИЧ авыруы булган кешеләргә махсус медицина ярдәмен күрсәтү темасы буенча табиблар белемен камилләштерү циклы уздырыла. Дәресләр төрле белгечлеге булган табиблар өчен үткәрелә.
72 сәгатькә сузылачак цикл кысаларында күрсәтмә дәресләрне Мәскәү дәүләт медицина стоматология университеты белгечләре – медицина фәннәре докторы, профессор Наталья Сирота һәм медицина фәннәре кандидаты Татьяна Бузина алып барачак.
Чара Россиядә инъекцион наркотик матдәләрне кулланучылар арасында ВИЧ/СПИД авыруы булганнарга профилактика һәм ярдәм итү программаларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирә торган проект кысаларында оештырыла. Әлеге проектны гамәлгә ашырырга БМОның наркотиклар һәм җинаятьчелек Идарәсе ярдәм итә. Бу турыда мәгълүматны академиянең матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot