news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
М.Шәймиев: “ТР белән Финляндия арасындагы хезмәттәшлек тагын да киңәергә тиеш”
Бүген ТР Президенты Кремльдә Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан белән Финляндия арасындагы хезмәттәшлек күләме, аның эчтәлеге тагын да киңәергә тиеш. Бүген Кремльдә Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен белән очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.
ТР Президенты белән Финляндия илчесе рәсми булмаган шартларда кичә үк –хоккей матчында очрашканнар иде. Аларның җиңел кулыннан “Ак Барс” тамашачыларга зур исәп белән күптән көтелгән җиңү бүләк итте. Ә аның составында чыгыш ясаучы фин уенчылары бу кичтә аеруча нәтиҗәле уен күрсәтте. Татарстан белән Финляндия дуслыгы спортта гына түгел, башка күп кенә өлкәләрдә дә җәелдерелгән. Матч узган “Татнефть Арена” боз сарае да шуның ачык мисалы. Әлеге мәһабәт спорт корылмасы “Лемкон” дигән фин компаниясе тарафыннан төзелгән иде. Гомумән, “Метро Эндресс Хаурес”, “Сканска”, “Лемкон” компанияләре Казанның спорт-мәдәни корылмаларын сафка бастыруда актив катнашты.
Бүгенге очрашуда Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, ике арадагы ныклы хезмәттәшлек 1999 елдан, ТР Президентының Суоми иленә рәсми сәфәреннән соң башлана. 2000 елның маеннан бирле сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Татарстан-Финляндия эш төркеме дә эшләп килә. Бүгенге көндә Финляндия Татарстанның эре тышкы сәүдә партнерларының берсе санала. Ул республиканың сәүдә партнерлары булган илләр арасында 10 нчы урында. 2008 ел нәтиҗәләре буенча, ике арадагы товар әйләнеше күләме беренче тапкыр буларак 500 млн. доллардан артып киткән. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә җиңел сәнәгать һәм төзелеш өлкәләренә караган 2 Финляндия-Татарстан уртак предприятиесе эшләп килә. Финляндия, Швеция тәҗрибәсен өйрәнеп республикада “Идея” технопаркына нигез салынды. Аның белән Лахти шәһәре технопаркы арасында хезмәттәшлек меморандумы да имзаланды. Узган ел ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Финляндия-Россия сәүдә палаталары белән берлектә республикада ике фин сәүдә-икътисади миссиясен оештырды. Икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек мисалларын саный китсәң, бихисап.
Татарстан Президенты Финляндия белән Татарстан арасында үзара аңлауга ирешүдә, яхшы хезмәттәшлек итүдә Финляндия белән Россия арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр нигез булып тора дип саный. Статистик мәгълүматларга караганда, 2008 елда товар әйләнеше күләме буенча Финляндия Россиянең сәүдә партнерлары арасында 11 нче урынга чыгып, ике арадагы товар әйләнеше күләме 22,4 млрд долларга җиткән. Россия үз чиратында, 2008 ел йомгаклары буенча, Германияне кысрыклап, Финляндиянең төп тышкы сәүдә партнеры булган.
Минтимер Шәймиев яхшы хезмәттәшлек мисаллары күп булуга карамастан, Татарстан белән Финляндиянең мөмкинлекләре бу багланышларда әле җитәрлек файдаланылмый, дип исәпли. Аның белдерүенчә, ике арада элек төзелгән кайбер килешүләрнең үтәлеп бетмәү сәбәпләрен ачыклау зарур. “Бәлки бу Татарстан ягының эшләп бетермәү нәтиҗәсеннән дә киләдер. Әлегә бу мөнәсәбәтләрнең теләгәнчә үсмәвендә бәлки ике як компанияләренең, дәүләт структураларының сүлпәнлеге дә үз ролен уйнагандыр. Бу хакта ачык фикер алышу булырга тиеш. Менә шундый критик анализ ясап, мөмкинлекләрне бәяләп, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк”, -дип саный ул. Аның фикеренчә, ике арадагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә күп әйберләр эшләнгән, ә тагын да күбрәк эшләү мөмкинлеге бар. Президент искәрткәнчә, бүген фин компанияләре Санкт-Петербургта, Ленинград өлкәсендә бик актив эшли. Монда ара якынлыгы зур роль уйный, билгеле. “Ләкин Россия бу төбәкләр белән генә чикләнми, зур инвестиция, товар әйләнеше күләменә ия булган урыннар барлыгын да онытмаска кирәк. Финляндия Татарстан өчен алай ук ерак чит ил түгел”, -дип ассызыклады Президент. Татарстан бүген Россия сәнәгатендә ныклы позиция алып тора (беренче бишлектә). Бездә товар әйләнеше күләме, инвестицияләр салу буенча яхшы үсеш күзәтелә,эре инвестиция-инновация проектлары гамәлгә ашырыла. “Шул шартлада без Финляндия базарында ныгып калырга тиеш”, -дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Үсешендә югары нәтиҗәләр күрсәтүче әлеге Суоми иле Россия, шул исәптән Татарстан өчен күп яктан үрнәк булып тора. Биредә инновация технологияләренең ил экспортында чагыштырма авырлыгы бик зур. 338 мең кв. метр мәйданлы, барлыгы 5,3 млн. гына (бер шәһәр халкы кадәр) халык яшәгән бу Ауропа иле мәгариф, мәгълүматлаштыру һәм гражданнарны социаль яклау югары дәрәҗәдә үскән илләрнең берсе. Җан башына туры килгән тулай эчке продукт күләме буенча (37 мең долларга якын) бүген Финляндия ныклы үсештәге илләр арасында 15 урында. Аның икътисады дөньяда иң конкурентлы икътисадларның берсе санала. Илнең социаль һәм икътисадти тормышында кече һәм урта бизнес мөһим роль уйнап килә. Илдәге предприятиеләрнең 99 проценты алар өлешенә туры килә. Финляндиядә фәнни технологияләргә нигезләнгән кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм өстенлекле юнәлеш итеп куелган. Бүген Финляндия Сингапур һәм Бөекбритания белән бергә мәгарифне үстерү өлкәсендә дөнья лидерларының берсе санала. Шунысы әһәмияткә ия- биредә югары уку йортларында уку түләүсез.
Ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү хакында сөйләшү февраль башында дәвам итәчәк. Бу вакытта Татарстанда Финляндиянең тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләре делегациясен көтәләр. Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен журналистлар белән әңгәмәсендә белдергәнчә, делегация составында 20 гә якын фин фирмасы вәкилләре булачак. Ул көннәрдә Казанда Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Татарстан-Финляндия эш төркеменең чираттагы утырышы да узачак.
Финляндия илчесе Татарстан белән ике арадагы уртак якларны барлап узганда, Финляндиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләренә аерым тукталып узды. Татарларның биредә 200 еллар элек үк яши башлавы мәгълүм. Бүгенге көндә Суоми илендә 1000 гә якын милләттәшебез гомер кичерә. Аларның зур өлеше баш шәһәр-Хельсинкида яши. Хәзер Финляндиядәге татар Ислам җәмгыятен галим Окан Дахер җитәкли. Бүген Кремльдә узган очрашуда ул да катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot