news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “Дәүләтләргә һәм халыкларга үз йөзен югалтмас өчен тырышырга туры килә”

“Күп төсмерле Россия-2010” V Бөтенроссия ачык журналистлык конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде һәм гран-прига беренче тапкыр “Fiat Albea” автомобиле бирелде, монысы - ТР Хөкүмәтеннән

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстан” иҗтимагый-сәяси журналының 90 еллык юбилеен уздыру тантанасы барышында “Күп төсмерле Россия-2010” V Бөтенроссия ачык журналистлык конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде.

Аерым алганда, быел июнь аенда ТР Хөкүмәте ярдәме белән Казанда үткәрелгән Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессы тәмамланганда игълан ителгән әлеге конкурс ТАССР оешуның 90 еллыгына багышланды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова рәислегендә эшләгән 15 кешелек жюри (жюри әгъзалары арасында Россия телеканаллары һәм басма ММЧ вәкилләре кергән) карамагына Россия Федерациясенең 53 төбәгендәге 100 шәһәренннән барлыгы 745 иҗади эш кабул ителгән. Аерым авторлар һәм авторлык коллективлары җибәргән хезмәтләр, гран-придан тыш, 5 номинация буенча бәяләнгән һәм 2 махсус приз билгеләнгән.

Нәтиҗәдә, Әстерханның “Каспий матбугат үзәге” ҖЧҖ “Заметки из провинции” тапшырулар циклы өчен гран-прига лаек дип табылган һәм алар Татарстан Хөкүмәте бүләге - “Fiat Albea” автомобиле (мондый бүләк беренче тапкыр бирелә) белән кайтып китәчәк.

“Күп төсмерле Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүгә иреште, күп төсмерле Россия үзенең улын галәмгә очырды. Илдә күп төсмерлелек бергәлеге чагыла – монысын тирәнтен уйлап аңларга кирәк, бигрәк тә глобальләштерү заманында. Дәүләтләргә һәм халыкларга үз йөзен югалтмас өчен тырышырга туры килә, ә ниде безнең көч – күптөрлелектә һәм бергәлектә”, - диде М.Шәймиев. Җиңүчене котлап, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков җылы сүзләрен җиткергәч, жюри рәисе Римма Ратникова, “Күп төсмерле Россия” – ул дулкынландыргыч һәм үзенчәлекле тема, гран-при иясе кебек, бу юлы күпләр шундый машиналы булырлык – монысы хак, дип билгеләп үтте.

ТР Журналистлар берлеге белән берлектә конкурсны гамәлгә куючылардан Республика матбугат һәм мәссакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов катнашучыларга рәхмәт белдереп, киләсе елга республикада моңарчы тукталып торган “Эфирда культура”/”Культура в эфире” конкурсы уздырылачак, аның башлануы турында Региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары конгрессының киләсендә игълан ителәчәк, диде.

“Күп төсмерле Россия” конкурсының генераль партнеры - “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы, аның генераль директоры урынбасары Николай Касьянов конкурсның ни өчен шулай аталганын һәм аның мәгънә төсмерен Россия Федерациясендә, Татарстаннан аермалы буларак, аңлап бетермиләр, шуңа күрә, безгә мәгълүмати агарту эшләре алып барырга туры килә, диде. “Татарстанлыларны илдә гади, хәйләкәррәк, шул ук вакытта эчләре ак – яхшы күңелле кешеләр, дип тасвирлыйлар, шулай дию белән, күз алдына Татарстанның беренче Президенты килеп баса”, - диде уенын-чынын бергә кушып. Мәскәү кунагы искәрткәнчә, Татарстанда пресс-методика әзерләнә, яңа пресс-менеджмент барлыкка килә - болар Россия төбәкләрендә дә кертеләчәк.

Конкурс номинацияләреннән “Иң хшы телепрограммалар циклы өчен” алдагы 3 өч урынны Сыктывкарның “Коми республиканский телевизионный канал”ы, “Абакан” телевидениесе (Хакасия Республиксы), “Грозный” дәүләт телерадиокомпаниясе (Чечен Республикасы) алды, “Иң яхшы радиотапшырулар циклы өчен” дигәнендә - Улан-Удэ шәһәрендәге “Радио Бурятия”, Йошкар-Оладагы “Марий Эл” дәүләт телерадиокомпаниясе, Пермь краеның Бардым районы “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары. “Иң яхшы мәкаләләр сериясе өчен” номинациясендә исә беренче урынга нәшрият үзәге – оргтехника ише җиһазлар бүләк ителде һәм моңа Свердловск өлкәсе Екатеринбургның “Уральский следопыт” журналы лаек дип табылган; аннан соңгы урыннарда – Башкортстан Республикасы башкаласы Уфаның “Кызыл таң” газетасы белән Красноярск краеның Долган-Ненец муниципаль районы “Таймыр” газетасы. “Иң яхшы интервью-портрет өчен” – “РЕН Пилот Тверь” телеканалы, Оренбург өлкәсенең “Богырослан” телекомпаниясе, Тыва Республикасының Кызыл шәһәре “Центр азии” газетасы. “Иң яхшы фотоэшләр өчен” дип аталган номинациядә өченче урынга Удмуртия Республикасында нәшер ителә торган “Увинская газета” чыкты. Махсус призларның берсендә каралган фотостудия җиһазлары Курган шәһәренең “Нафаня” журналына тиеш дип табылды, икенче махсус приз - “Россия-24” телеканалына. Шулай итеп, фотостудия җиһазлары, нәшрият үзәге – оргтехника һәм төп бүләк автомобильдан тыш, калганнарына ноутбуклар тапшырылды.

Искәртеп үтәбез: “Күп төсмерле Россия” Бөтенроссия конкурсы ел саен үткәрелә һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын популярлаштыруда этәргеч-ярдәм күрсәтүне максат итә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100