news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөселман киеме дизайнерларының “Islamic-clothes” конкурсы Гран-приена Казаннан Наҗия Галимова лаек булды

Бүген Казанда бер атна дәвамында барган Мөселман модасы атналыгы тәмамланды

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда бер атна дәвамында барган Мөселман модасы атналыгын мөселман киеме дизайнерларының “Islamic-clothes” халыкара конкурсы тәмамлады. “Гранд отель Казан” кунакханәсендә бәйгенең иң-иң дип табылган 10 коллекциясе күрсәтелде. Гран-прига Казаннан “Әнниса” (гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә хатын-кыз дигәнне аңлата) коллекциясе белән Наҗия Галимова лаек булды. Мөселман киеме белән кызыксынучылар аны Наҗия Вәлиева буларак та белә. Аңа 100 мең сум күләмендә акча һәм бәйге спонсорларыннан берсе булган “Билайн” компаниясеннән махсус бүләк тапшырылды. Наҗиянең коллекциясе узган ел да бүләккә лаек булган иде. Аның коллекциясендәге киемнәр татар милли төсмерләр белән эшләнгән һәм күбрәк сәхнә киемнәренә тартым иде.

Бүген тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән башка коллекцияләр дә аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде. Мәсәлән, “Яшьләр өчен иң яхшы коллекция” дип – Алия Хәлиуллинаның “Фирдәвес”, “Иң яхшы этник коллекция” дип Гөлфия Хәлиуллинаның “Нәүрүз”, “Иң яхшы кичке коллекция” дип Ләйсән Хаҗиеваның “Тәфтиләү” коллекцияләре табылды. Бәйгенең махсус призы Мәскәүдән “Әлмәгъриб” коллекциясе өчен Руфудан Җәмилә Кобяковага бирелде. Ләйсән Хаҗиеваның коллекциясе чигеп эшләнгән киемнәргә бай булса, Яр Чаллыдан Гөлфия Хәлиуллинаның коллекциясе көндәлеккә кияргә кулай күлмәкләрдән гыйбарәт.

Мөселман модасы атнасын оештыручыларның берсе булган ТР Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, бәйгегә менә дигән 20 коллекция тәкъдим ителгән. “Алар бер-берсен тулыландыра. Бу киемнәрне киясе килә”, - дип белдерде ул, Казан дизайнеры Надежда Әюпова җитәкләгән жюрига бүләккә лаек коллекцияләрне сайлап алуның җиңел булмаганлыгын әйтеп.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: иң-иң яхшы дип табылган 10 коллекция дә Россиядән (Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Яр Чаллы шәһәрләреннән) иде. Индонезия һәм Төркия модельләре конкурстан тыш күрсәтелде.

Мөселман киемен яратучыларның саны елдан-ел арта. Моны иң яхшы коллекцияләрне карарга килүчеләрнең күп булуы ачык күрсәтә. Гадәттә залда алма төшәрлек тә урын булмый. Быел да шулай булды.

Аларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизов, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов сәламләде. Үз чыгышларында бу әфәнделәр мондый чараларны уздыру зарурлыгын билгеләп үтте.

Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, РФ һәм ТР Дизайнерлары берлекләре, Татарстан мөслимәләре берлеге оештырды.

Мөселман модасы атналыгы кысаларында кием дизайнерлары мастер-класслары, “Ислам киеме дизайны, аны рәсмиләштерү һәм урнаштыру проблемалары” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100