Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөселман эшмәкәрләре Казанда Җәмигъ мәчетен төзүне яклап чыкты
Төзелеш урыны җентекләп өйрәнелә, барлык проблемалы мәсьәләләр дә тикшерелә.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Нияз Әхмәдуллин). Бөтен Россиядән җиде меңнән артык предприятие кергән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Казанда Җәмигъ мәчетен төзүне яклап чыгыш ясый.
«Казан мөселманнары күптән инде республика башкаласында зур мәчет сорый. Ул даими рәвештә ачык, биш тапкыр намаз укып була торган мәчет булырга тиеш. Бу традицион диннәр тыныч яшәгән Татарстан кебек төбәк өчен ихтыяҗ бар дигән сүз», — диде «Татар-информ»га биргән интервьюда оешма рәисе Айдар Шаһимәрдәнов.
«Татарстанны хәзерге Россия территориясендә ислам дине беренче тапкыр кабул ителгән урын буларак беләләр. Татарстан дөньяда толерантлык, барлык диннәр хөрмәт ителә торган төбәк һәм шул ук вакытта ислам дине таралуның төньяк ноктасы», — дип сөйләде ул.
Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренчә, шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәчет төзү өчен Казансу ярында, Кремль каршында урын билгеләнүе турында игълан иткәч, мөселманнар шатлануын белдергән. Бу карардан соң мәчетка каршы булучылар үз фикерләрен әйткән. Кемдер янәшәдә транспорт коллапсы барлыкка киләчәк, ә кемдер экология өчен куркыныч янаудан курка, дип сөйли ул.
«Болар барысы да уйлап чыгарылган проблема, алар бернинди нигезсез. Инде елдан артык булачак мәчетнең төрле локацияләре каралды. Мәчет төзү өчен урын „әйдәгез, бармак белән картага төртик“ дигән принцип буенча сайланмый. Урынны сайлау өстендә профессионаллар, архитекторлар, төзүчеләр эшләде», — ди Айдар Шаһимәрдәнов.
Аның сүзләренчә, төзелеш башланганчы, «Татинвестгражданпроект» бербөтен экспертиза уздыра. «Төзелеш урыны җентекләп өйрәнелә, барлык проблемалы мәсьәләләр дә тикшерелә. Карар белгечләрнең һөнәри бәяләмәсе нигезендә генә чыгарыла. Шуңа күрә төзелеш экология өчен дә, транспорт хәрәкәте өчен дә бернинди проблема чыгармаячак», — диде Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз