Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәпләрдә көн саен Россия гимнын җырлый башларга мөмкиннәр
Калуга өлкәсе Мәгариф министрлыгы шундый башлангыч белән чыккан
(Мәскәү, 11 февраль, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган. "Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу - позитив башлангыч", - диде министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк.
Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган.
Төбәк ведомствосы боерыгы нигезендә, Калуга укучылары 2015 елның 1 сентябреннән башлап, көн саен дәресләр алдыннан Россия гимнын җырлаячак. "Патриотлык рухы тәрбияләү максаты белән гимн башкару тәҗрибәсе күп илләрдә бар. Кайчагында халыкара ярышларда спортчыларның, сүзләрен белмәү сәбәпле, гимнны җырлый алмауларын күрү бер дә яхшы түгел", - дигән шул уңайдан Кулуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз