news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин аеруча сакланучы табигый территорияләрдә тәртип урнаштырырга кушты

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитетында ачыклауларынча, республиканың табигый тыюлыклар фондына 192 аеруча сакланучы табигый территорияләр керә.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Фәрит Мөхәммәтшин экологларга Татарстанның аеруча сакланучы табигый территорияләрендә тәртип урнаштырырга боерды.

Татарстанда региональ һәм җирле әһәмияттәге аеруча сакланучы табигый территорияләрдә тискәре хәл күзәтелә. Еш кына алар формаль рәвештә тудырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгындагы йомгаклау коллегиясендә белдерде.

«Россиянең Генераль Прокуратурасы 2021 елда табигатьне саклау буенча законнар бозылуның 260 меңнән артык очрагын ачыклады, шул исәптән Татарстанда да. Россия Федерациясенең ваемсыз төбәкләре һәм субъектлары исемлеген министрлык җитәкли, бу эш безне бизәми. Хокук бозуларны ачыклау сезнең өлешегез, аларны ачыклау зарур, әмма чаралар да күрергә кирәк», — диде ул.

Спикер республикада аеруча саклана торган табигать территорияләренә аерым игътибар юнәлтте. Ул аларның санын һәм административ персоналны ачыкларга, шулай ук урыннарда табигатьне саклау буенча нинди эшчәнлек алып барылуын, үсентеләрне кисү рөхсәт ителмиме, хайваннар, үсемлекләр һәм су дөньясының ничек саклануын билгеләргә кушты.

«Бу минеке дә һәм синеке дә түгел, ә безнеке, Аллаһ биргән… (байлык — Т-и искр.)», — диде Мөхәммәтшин.

Җавап сүзендә экология министры Александр Шадриков Татарстан территориясендә 192 аеруча сакланучы табигый территорияләр булуын әйтте.

«Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты аеруча сакланучы табигый территорияләр өчен җавап бирә. Ләкин Фәрит Хәйруллович безгә моны эшләргә кушты, һәм без бу мәсьәләне коллегаларыбыз белән бергәләп эшләячәкбез. Бүген Россия Федерациясе дәрәҗәсендә материаль тәэмин ителеш, Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитетының җиһазланышы һәм алып барыла торган бу эш үрнәк булып тора. Аеруча сакланучы табигый территорияләр булдырылганда шунда ук өстәмә штат берәмлеге һәм материаль тәэмин ителеш тә билгеләнә», — диде Шадриков журналистлар белән әңгәмәсендә.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитетында ачыклауларынча, республиканың табигый тыюлыклар фондына 192 аеруча сакланучы табигый территорияләр керә. Алар арасында федераль әһәмияттәге ике, региональ әһәмияттәге 186 һәм җирле әһәмияттәге дүрт аеруча сакланучы табигый территорияләр бар. Аларның гомуми мәйданы 477 мең гектар яисә республиканың гомуми мәйданының 7 проценты.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100