news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф учреждениеләренә милицияне “кичекмәстән чакырту төймәсе” куйдырту отышлырак

Штаттан тыш хәл булган очракта шәхси сакчылык предприятиесе хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеге түбән дәрәҗәдә буласын онытмаска кирәк, дип кисәтә ТР буенча ЭЭМ вәкиле

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1 сентябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда 4586 мәгариф учреждениесе исәпләнә. Шуларның 1772се ведомстводан тыш сакчылык предприятиесе күзәтүендәге зонада булып, килешү нигезендә 699 мәктәпкәчә һәм 519 гомуми белем бирү учреждениесе, 112 башлангыч һәм урта һөнәри, 76 югары белем бирү учреждениесе, 24 ятим һәм караучысыз калган балалар йорты һ.б. - барлыгы 1546 объект саклана. Тагын 1538 объектта милицияне “кичекмәстән чакырту төймәсе” куелган.

Татарстан уку йортларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Калашников шулай дип белдерде. Әлеге министрлыкның милиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Лев Гершанов фикеренчә, мәгариф учреждениеләренә андый “төймә” куйдырту, шәхси сакчылык предприятиеләре хезмәткәрләрен җәлеп итүгә караганда, отышлырак һәм ышанычлырак. Чөнки “төймә”гә басу белән, милиция наряды 3-5 минут эчендә килеп җитә, иң мөһиме - квалификацияле ярдәм күрсәтергә сәләтле һәм андый хезмәт күрсәтү аена 2-3 мең сумга гына төшә, ведомстводан тыш сакчылык предприятиесе хезмәткәрләре объект саклаганга 10-12 мең сум акча түлисе, ә шәхси сакчылык предприятиеләре аннан да зуррак сумма сорый. Коралланган һәм квалификацияле физик сакчылык хезмәте хәзергә нибары 341 объектны колачлаган, шул исәптән 21е ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Охрана” федераль дәүләт унитар сакчылык предприятиесе филиалы постлары һәм 302се шәхси сакчылык предприятиеләре карамагында. Әлеге “Охрана” филиалының “Сокол” пультына исә 39 объект тоташтырылган.

Җыеп кына әйткәндә, террорчылык белән бәйле бәла-каза, штаттан тыш хәл булган очракта шәхси сакчылык предприятиесе хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеге түбән дәрәҗәдә буласын онытмаска кирәк, дип кисәтә идарә башлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100