news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^«Мәгариф» нәшриятында толерантлык мәсьәләләренә багышланган китап дөнья күрде

^«Мәгариф» нәшриятында толерантлык мәсьәләләренә багышланган китап дөнья күрде

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Векторы толерантности: религия и образование» («Толерантлык векторлары: дин һәм мәгариф») дигән китап басылып чыкты. Тарих фәннәре докторы, профессор Ринат Нәбиев редакциясендә дөнья күргән коллектив җыентык «Дини белем бирү һәм толерантлык» дигән темага үткәрелгән «түгәрәк өстәл» материалларына нигезләнеп төзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Мәгариф» нәшрияты хезмәткәре Фәридә Борһанова хәбәр итте.

2005 елның 31 маенда узган әлеге «түгәрәк өстәл» утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий, башка дини конфессия вәкилләре һәм галимнәр катнашкан иде, диде Фәридә Борһанова. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасында конфессияара тотрыклылык һәм толерантлыкны тәэмин итүдә үзара ярдәмләшеп эшләргә, республикада экстремистик идеяләр һәм агымнарның таралуына юл куймаска, Россия законнарын төгәл үтәргә һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә әзер булуларын белдерделәр. «Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган чыгышларны үз эченә алган бу җыентык югары уку йортлары студентларына, укытучыларга һәм республикадагы дини вәзгыять, толерантлык мәсьәләләре белән кызыксынучыларга адресланган. 1 мең данә тираж белән дөнья күргән китапның тышлыгын рәссам Лилия Золондинова бизәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100