«Мәгариф» нәшриятында «Татар теленнән бәйләнешле сөйләм дәресләре» дигән кулланма дөнья күрде
«Мәгариф» нәшриятында «Татар теленнән бәйләнешле сөйләм дәресләре» дигән кулланма дөнья күрде
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәгариф» нәшриятында Язилә Әбдрәхимованың «Татар теленнән бәйләнешле сөйләм дәресләре. 8-11нчы сыйныфлар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма» дигән әсбап дөнья күрде. Ул дәреслеккә өстәмә материал буларак тәкъдим ителә.
Кулланма гамәлдәге программа һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү буенча авторның күпъеллык эш тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән. Басмада кызыклы һәм бай материал тупланган. Автор үзенең кереш сүзендә һәр сыйныф өчен дәресләр үткәрү буенча аерым тәкъдимнәрен язган.
Язилә Әбдрәхимова Питрәч районы Шәле мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Үзенең эш тәҗрибәсе буенча ул 2004нче елда «Мәгариф» нәшриятында «Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7нче сыйныфлар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма»сын инде чыгарган иде. Хәзерге вакытта ул татар теленнән күнегүләр җыентыгы әзерли. Нәшрият хезмәткәрләре әйтүенчә, аның китапларын укытучылар бик яратып кабул итә.