news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Галимҗан хәзрәт Бикмуллин төбәктә Ислам диненә карата булган мөнәсәбәт, вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләде

Бибинур Сабирова

 Төмән өлкәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллинның мөселманнарның 5-нче корылтаенда Диния нәзарәте эше турында ясаган исәп-хисап чыгышыннан билгеле булганча, соңгы 5 ел дәверендә өлкә Диния нәзарәте Идарәсе шактый әһәмиятле эшләр башкарган. Ул төбәгебездә төрле милләт, төрле дин кешеләре арасында аңлашып яшәү рәвешенә үзеннән зур өлеш керткән, мәчетләрдә укылган вәгазьләрдә дуслык-татулык идеясен халыкка җиткерүгә аеруча зур әһәмият бирелгән, Ислам диненә тартылучылар арасында бигрәк тә яшьләрнең саны сизелерлек арткан, олы дини бәйрәмнәр, җомга намазлары күп кеше катнашы белән үткәрелгән, Коръән ашларын һәр гаилә үткәрергә тырыша. Өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдмендә Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчетендә, Манҗел авылының Нигъмәтулла хаҗи исемендәге тарихи мәчет комплексында сипләү, реставрацияләү эшләре башкарылган, башка кайбер мәчетләрнең матди-техник базасы ныгытылган. Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете ишегалдында төзелеп торган мәдрәсә бинасы көзгә, уку елы башына әзер булыр, иншалла, диде өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәт.


Чыгышының икенче өлешендә ул төбәктә Ислам диненә карата булган мөнәсәбәт, вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләп, проблемаларны ачып күрсәтте. Хөкүмәт тарафыннан төрле диннәргә мөнәсәбәт тигез түгеллеген күрсәтеп, идарә органнарыннан чиркәүләрне торгызу, шәһәр үзәгенең мәйданнарында часовнялар торгызып кую өчен предприятие җитәкчеләренә ярдәм итү турында күрсәтмәләр бирәләр, ә Ислам диненә андый игътибар юк, мәчетләр төзелеше бик авыр бара. Төмән шәһәрендә яңа мәчет төзелешенә урын бирү мәсьәләсе 10 елдан артыкка сузылды, әле дә хәл ителми. Алдагы елларда мәчетләр гарәп иганәчеләре ярдәмендә төзелсә, хәзер андый ярдәм өзелде, халыкның үз исәбенә мәчет төзергә хәленнән килми, дип күрсәтте ул.
 

Дөрес, хакимият 5 елда 33 миллион ярдәм күрсәткән, әмма ул акчалар башлыча Хаҗ кылучы өлкәннәргә ярдәм һәм мәчетләрне төзекләндерү өчен тотылган, ә үсеш юнәлешен көчәйтү, мөселманнар арасында рухи тәрбияне җәелдереп җибәрү, мәчетләрне карап тоту финанс ягыннан кыенлашканнан-кыенлаша бара. Читтән белем алып кайтып, авыл мәчетләрендә имам булып хезмәт итә башлаган яшьләр шәһәрләргә эш эзләп китәргә мәҗбүр, чөнки авыл халкы мәчетне һәм имамнарны, үз җилкәсендә тота алмый. Атеизм чорында үсеп формалашкан мөселманнарның иманнары да элеккечә нык түгел, авылда калган карт-корыларның хәленнән дә килми ул. Булган мәчетләрне карап тоту да кыенлашканнан-кыенлаша бара. Мәхәлләләр әзерлекле имамнарга кытлык кичерә.
 

Хокук һәм тәртип саклау органнарының Урта Азия республикаларыннан монда килеп дини хезмәт күрсәткән имамнарга карата мөнәсәбәтләренең кискен тискәре якка үзгәрүенә аерым тукталды мөфти. Бу органнар якын чит илдән килгән имамнарны законлы алган Россия гражданлыгыннан мәхрүм итеп департациялиләр, судсыз, бернинди дәлилсез тоткында тоталар. Җәмгыятьтә болай да һәр сакаллы мөселман террорчы булырга мөмкин, дигән ялгыш фикер таралды. Ә шул ук вакытта мәчетләргә әзерлекле имамнар җитми, Нигъмәтулла хаҗи мәчетендә иганәчеләр ярдәме белән эшләп килгән ике еллык кечкенә генә мәдрәсә дә ябылды, чөнки аның шартлары уку йортына куелган гигиена нормаларына туры килми, дип аңлатты мөфти.
 

Авыл имамнарына да шелтә белдерелде. Махсус дини белемнәре булмауга да карамастан, аларның Диния нәзарәте ел саен үткәреп торган семинарларга килми калулары, үз белдекләренә генә таянып эш итүләре, шунлыктан дини йолаларга халык традицияләре кереп китү, дини тәгълиматның бозылуы аркасында диндарлар арасында аңлашылмаучылык, хәтта каршылык килеп чыгу очраклары да булгалый. Дини кануннарны төрлечә кабул итү дә шуннан килеп чыга, дип ассызыклады ул.
 

Православие диненең дәүләт диненә әверелдерелеп барылуы үз илебездә диннәрнең тигезсезлегенә китерәчәген дәлилләп күрсәтеп, моңа карата ризасызлык та белдерде Галимҗан хәзрәт. Ил гражданнарында әхлаклылыкны саклауда Исламның роле Православиенекеннән ким түгел, болай эш итү төрле дин вәкилләре арасында ризасызлык, каршылык кына китереп чыгарачак, дип аңлатты.
 

Башка халыкларныкы кебек үк, төбәктә мөселманнарның күпчелеген тәшкил иткән татар халкының милли мәдәнияте, сәнгате борын-борыннан дини рух белән сугарылган булуын, туган телнең саклануында, үсешендә дә диннең роле зур булуын күрсәтте Галимҗан хәзрәт. Күп авылларда мәктәпләр, клублар, китапханәләр ябылды, мәчете дә биктә торса, халыкның күңел бушлыгының төпсез упкыны алдына килеп басачагын күз алдына китерү кыен түгел, диде ул.
 

Делегатларның чыгышлары да Галимҗан хәзрәт чыгышына аваздаш булды, аларның дин язмышы, милләт язмышы өчен тирән борчылуларын күрсәтте. Өлкәнең ерак почмагыннан, Тубыл районының сазлар арасында адашып калган Ачир авылыннан килгән имамның чыгышы үзенең гадилеге, табигыйлыгы, ихлас күңелдән әйтелүе белән бигрәк тә дулкынландырды залда утыручыларны.
 

- Социализм чорында Безнең балыкчылык белән шөгыльләнгән колхозыбыз миллионер колхоз иде, бер мең кеше яшәгән авылыбызның мәктәбен, клубын, балалар бакчасын, китапханәсен карап торырга хәленнән килә иде. Мәчетне дә беренчеләрдән булып, 1991 нче елда төзедек. Колхоз таркалгач, мәктәп тә, мәчет тә, башка мәдәни учаклар да ярдәмсез калды. Без балаларыбызның Конституция биргән хокукларыннан мәхрүм ителүе белән риза түгел. Ник бездә туган телне саклауга, балаларны туган телдә укытырга бирелгән хокукларыбыз сакланмый, безнең балаларыбызга рухи, милли-мәдәни тәрбия бирергә хокукыбыз бар. Без Православие диненең дәүләт дине ителүен кабул итә алмыйбыз. Алай була калса, безнең динебезгә нинди урын кала Россиядә? Армиягә безнең улларыбыз да алына, илне саклый бит, алар яхшы хезмәт итүләре белән аерылып торалар, кайнар нокталарда безнең дә балаларыбыз һәлак була, шулай булгач, безнең дә туган җиребездә тигез хокуклы булып яшисебез килә, - дип, кыюлыгы белән дә сокландырды ул.
 

Үзләренең чыгышларын Дума депутаты Николай Топорчук та, милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев та бер төрлерәк башлап:
- Монда әйтелгән фикерләрнең, һәркайсы белән килешмәсәм дә, бәхәскә керәсем килми, - дип, Диния нәзарәтенең эшенә уңай бәя бирделәр, киләчәктә бергәләп эшләүне нәтиҗәлерәк итәргә әзер булуларын белдерделәр. Николай Топорчук исә үзенең депутат фондыннан Диния нәзарәтенә 500 мең сум акча бирергә вәгъдә итте.
Чит төбәкләрдән килгән кунакларның чыгышлары да аларның Диния нәзарәтенә карата җылылык, изге теләк хисләрен чагылдырды.

Бибинур Сабирова

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100