news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәниятне үстерүгә Кырым дүрт ел эчендә Россия бюджетыннан 170 млн сум акча алды

Россия ягыннан Кырымга булышлык мәдәният сәясәтен үзгәртеп коруга беренче ярдәм булды, ди төбәк башлыгы.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Кырым Республикасы 2014 - 2018 елларда  мәдәниятне үстерүгә Россия бюджетыннан 170 млн сумлап акча алды. Бу хакта, төбәк башлыгы Сергей Аксеновка сылтама белән, ТАСС җиткерә.

Россия ягыннан Кырымга әлеге ярдәм чаралары дәүләт мәдәнияте сәясәте буенча күп кенә юнәлешләрдә беренчел эшләрне башкару мөмкинлеген бирде, дип сөйләде Аксенов.

Шулай итеп, әлеге акчага муниципаль китапханәләрне Интернет челтәренә тоташтырдык, китап фондларын комплектацияләдек һәм яңарттык, муниципаль мәдәният йортларының, балалар сәнгать мәктәпләренең матди-техник базасын ныгыттык, дип җиткерә ул.

“Авылларда иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм андагы хезмәткәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Балалар курчак театры яңа техник җиһаз белән баетылды”, - дип,  республика башлыгы сүзләрен китерә агентлык.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100