news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәни-танып белү маршруты программасы буенча 960 бала Татарстанда булды

Республика башкаласы бу федераль проект кысаларында балалар кабул итүне тәмамлады

 (Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Укучылар өчен мәдәни-танып белү маршруты федераль программасы буенча Россиянең 70 төбәгеннән 960 укучы Татарстанда булган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты.

Төрле төбәкләрдән килгән укучылар “Универсиада авылы” торак микрорайонында яшәп алды, ике көнлек сәфәр барышында Казан тарихы һәм мәдәнияте белән танышты, ТР Милли музее интерактив мәйданчыгында, “Казан Кремле” музей-тыюлыгында һәм Зөядә булды.

Искәртеп узабыз: Татарстанда мәдәни-танып белү маршруты программасын гамәлгә ашыру белән ТР Туризмны үстерү үзәге шөгыльләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot