news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәчеттә тирән мәгънәле чара

Мәчеттә тирән мәгънәле чара

(Ульяновски, 10 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновскиның Яңа шәһәр мәчетендә үзенчәлекле чара узды. Яңа шәһәр мәктәпләрендә гарәп телен һәм дини йолаларыбызны өйрәтүче Галиябану ханым Зиннәтуллина ата-аналар һәм балалар катнашлыгында театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

Галиябану ханым әйтүенчә, чараның максаты – яшь әти-әниләрне намазга тарту. Биредә узган ел да шундыйрак чара оештырганнар, нәтиҗәдә намазга йөрүчеләр саны ишәйгән. Шуңа күрә бу юлы да шуңа өметләнәләр. Мондый өметкә нигез дә юк түгел, чөнки әниләр һәм балалар катнашында күрсәтелгән тамашалар Ислам диненең асылын бик тә гади көнкүреш гамәлләрендә дә ачып сала.

Шундый кечкенә тамашаларның берсендә, бер малай таяк белән кырмыска оясын туздыра башлый. Икенчесе аны туктата: дөньяда Аллаһы Тәгалә бар иткән һәр җан иясе үз урынында, кырмыскага зарар китерәсең икән – бу үзеңә дә зарар.

Әлбәттә, мондый күренешләр беркатлы кебек тә кабул ителә ала. Әмма, озын-озак нотыкларга караганда, алар һәрхәлдә, бала күңеленә ныграк үтеп керә.

Шулай да кыска гына вәгазь дә булды бу кичәдә. Мөфти Фатыйх хәзрәт Алиуллов телевизордан күрсәтелә торган бозыклыкларны караудан һәм дискотекалардан сак булырга өндәде. Бер сәгать буе үтерешләр карап утырсаң, яки барабанлы музыка астында торсаң, сәгать ярымга уйлау сәләте тоткарлана. Һәм мондый музыка-кинолар нәкъ безне уйлау һәм аңлап яшәү сәләтеннән мәхрүм итәр өчен киң таратыла да, диде дин әһеле.

Нәтиҗәдә, очрашуда катнашучылар мондый чараларны мәчеттә генә түгел, мәктәпләрдә дә киңрәк даирәдә оештырырга кирәк, дигән фикер белдерде. Галиябану ханым моның белән риза, ләкин мәктәп директорларының моңа рөхсәт бирүенә әллә ни өметләнми. “Ә менә авылларда мөмкинлек бирерләр”, дип тәмамлады ул сүзен. Һәм мөфти хәзрәт белән берлектә мондый чараларны авылларга тәкъдим итәргә булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100