news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә язны карга боткасы «пешереп» каршы алдылар

«Музейда музыка» проекты кысаларында Әлмәт музыка көллияте студентлары «Карга боткасы» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итте.

Әлмәттә язны карга боткасы «пешереп» каршы алдылар
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 11 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда язны җырлар, биюләр, мәзәкләр һәм тәмле ботка белән каршы алдылар.

«Музейда музыка» проекты кысаларында Әлмәт музыка көллияте студентлары «Карга боткасы» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итте. Хронологик яктан бу — елның беренче календарь бәйрәме.

Борынгы заманнарда язны үз канатлары очларында кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Яз кошлары килү хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган. Халык авылның иң биек урынында җыелып, учак яккан, зур казанда ботка пешергән. Уеннар уйнап, күңел ачканнан соң барысы да ботка белән сыйлана торган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100