news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә йөзьяшәр әбиләрне котладылар

Районда һәм шәһәрдә өлкәннәрне тантаналы рәвештә котлаулар матур традициягә әверелде

(Әлмәт, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәттә 100 яшен тутырган өлкәннәрне тантаналы рәвештә котлаулар матур традициягә әверелде. Бу көннәрдә тагын ике әбигә - калада яшәүче Евдокия Рычкога һәм Кама-Исмәгыйль авылындагы Миңнесара Фәхретдиноваларга 100 яшь тулды.
“Әләмт таңнары” хәбәрләренә караганда, ике әбине дә социаль яклау идарәсе, “Кайгырту” үзәге, җирле үзидарә, ветераннар советы вәкилләре котларга килде. Евдокия һәм Миңнесара апаларга ТР Президентының һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot