news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү башланды

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп көне.

Әлмәттә Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү башланды
аlmet-rt.ru

(Әлмәт, 1июль, «Әлмәт таңнары», «Татар-информ»). Иртәнге 8дә Әлмәт шәһәре һәм районында 116 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Алар үз эшчәнлекләрен 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Барлык участокларда да коронавирус белән зарарлануны булдырмау өчен санитар саклану чаралары күрелгән. Хезмәткәрләр халыкны махсус киемнәрдә, саклагыч битлекләр һәм перчаткаларда кабул итә. Сайлау участоклары урнашкан биналарда социаль дистанцияне саклау өчен тамгалар булдырылган. Бусаганы узу белән тавыш бирүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, битлек-перчатка һәм бланкларны тутыру өчен ручка бирелә.

799нчы сайлау участогы рәисе Дмитрий Скворцов хәбәр иткәнчә, алдан тавыш бирү өчен тәгаенләнгән көннәрдә 1420 кеше үз фикерен белдерергә өлгергән, бу теркәлү урыны буенча участокка беркетелгән гражданнарның гомуми санының 77 процентын тәшкил итә. Аларның 93е өйдә гариза буенча тавыш биргән.

Үз гражданлык позициясен билгеләгән иң өлкән кеше 1929 елда туган хатын-кыз булып чыга. Сайлаучы буларак, 100 яшьтән өлкән әлмәтле дә мөрәҗәгать иткән, әмма сайлау участогы әгъзалары аның өенә килгәндә ишекне ачучы булмаган. «Без аңа тагын бер тапкыр барып кайтырга вакыт бүләчәкбез. Аның хәле яхшыдыр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Дмитрий Скворцов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100