news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «ЭТНО территориясе» II Республика конкурс-күргәзмәсе була

Читтән торып сайлап алу этабы 2022 елның 17 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр узачак.

Әлмәттә «ЭТНО территориясе» II Республика конкурс-күргәзмәсе була
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә «ЭТНО территориясе» II Республика конкурс-күргәзмәсе була. Анда 10-18 яшьлек укучылар «Милли костюмда курчак», «Этносессуарлар», «Заманча киемдә этномотивлар», «Сәхнә милли костюмы» номинацияләре буенча катнаша ала.

Конкурска төрле материаллардан эшләнгән, конкурс максатларына һәм бурычларына туры килә торган иҗат эшләнмәләре кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 14 февраленә кадәр түбәндәге сылтама буенча гариза бирергә кирәк.  Һәм катнашучы үзе турында мәгълүмат һәм иҗади эш фотосын электрон адреска җибәрергә тиеш. Эшләр ZIP архивлаштырылган папка рәвешендә кабул ителә. Хатның темасын күрсәтергә онытмагыз: «Территория ЭТНО». 

Конкурска җибәрелгән эшләр рецензияләнми. Конкурсантлар аларның эшләрен теләсә нинди ысул белән һәм теләсә кайсы очракта оештыручыларның теләге белән, эшләрнең авторлыгын күрсәтеп, бушлай бастырып чыгарырга килешә.

Читтән торып сайлап алу этабы 2022 елның 17 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100