news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә эксперимент уздырмакчылар

Быел 450 евроконтейнер сатып алу планлаштырыла

 (Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Әлмәт тагын бер эксперимент уздырмакчы. Шәһәрдә көнкүреш калдыклары ташлау өчен контейнерлар кую дәвам итәчәк. Шушы ел дәвамында 450 евроконтейнер сатып алу планлаштырыла, аларны кую өчен 112 мәйданчык әзерләнәчәк. Контейнерлар янына эксперимент рәвешендә терекөмешле лампаларны җыю өчен дә сыешлыклар куелачак. Бу бүген район башкарма комитетында каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр ителде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot