Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә билбау белән спорт көрәше буенча дөнья һәм Аурупа-2005 чемпионатына әзерлек башлана
Әлмәттә билбау белән спорт көрәше буенча дөнья һәм Аурупа-2005 чемпионатына әзерлек башлана
(Казан, 3 февраль, "Татар-информ"). 5 февральдә Әлмәттә "Татнефть" спорт комплексында РФның атказанган тренерлары, СССРның мактаулы спорт мастерлары А.Шәйхетдинов һәм М.Сәхәбетдинов бүләгенә билбау белән спорт көрәше буенча I ачык бөтенроссия турниры була.
Ярышта Россиянең һәм якын чит илләрнең 250 спортчысы катнашачак. Турнир Казанда булачак дөнья һәм Аурупа-2005 чемпионатында катнашачак Россиянең көчле спортчыларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, спорт көрәше буенча ярышлар үткәрүнең максаты - әлеге спорт төрен популярлаштыру, аерым алганда, сәламәт яшәү рәвешен алып бару.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз