news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Беккер чокыры ачылды

Муниципаль районда җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча зур эш алып барыла

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәт муниципаль районында җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын урнаштыру буенча зур эш алып барыла. Районның Шөгер тракты тирәсендә Беккер чокыры ачылды, дип хәбәр ителә “Әлмәт таңнары”нда.
Шәһәрнең Шөгер тракты тирәсендә ачылган Беккер чокырының да әһәмияте зур, ди биредәгеләр. Чокырны ачу тантанасында район җитәкчелеге, ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Андрей Калайда, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Хәнифәтуллин катнашты.
Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хәбәр иткәнчә, бүген Әлмәт җирлегендә лицензияле ике каты көнкүреш калдыклары полигоны сафта. Шәһәргә керә торган юл һәм балыкчылык ширкәтләре тирәләрендә 8 кубометр сыйдырышлы бункерлар урнаштырылган. Моннан тыш 27 авыл җирлегендә дә чүп җыю җайга салынган. Икенчел чимал эшкәртү максатында 2003 елдан бирле чүп аралау линиясе булдырылган. Икенчел чимал кабул итүнең 7 стационар һәм 1 хәрәкәт итүче пункты эшли. Авыл җирлекләрендә планга куелган 8 үләт базы урынына 26 үләт базы төзелгән. Түләмә җирләү урыны да бетон саркофаг белән җиһазландырылган һәм ябык койма белән әйләндереп алынган.
Беккер чокыры шәһәр көнкүрешендә булган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Кызганычка, шәһәрдә үләт базы төзелеше ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган финанслау программасына керә алмый калган. Шуңа да карамастан, җирле бюджет әлеге объектның ни дәрәҗәдә соралган һәм кирәкле булуын исәпкә алып, төзелешкә акча бүлеп бирә. Төзелешкә 5 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. Әлеге территориядә шулай ук биологик калдыкларны термик утильләштерү өчен крематорий да урнаштырылган.
Тантанада Беккер чокырын төзүдә катнашкан предприятие һәм оешма җитәкчеләренә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “АГАУД”, “Татнефть-Энергосервис”, “Елховтранссервис”, “Карат-Терминал”, “ТрансСтрой” җитәкчеләре, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре бар. Әлмәт муниципаль районы исә “Экологик чиста районнар” реестрына кертелде, аттестат һәм “Районның экологик чисталыгына керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100