(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Шәһәр күлендә 4 еннән 6 сентябрьгә кадәр аквабайк су-мотор спорты классында Россия кубогына бәйге узачак, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Россиянең 20 төбәгеннән анда 50 ләп пилот катнашачак. Әлеге бәйге Нефтьчеләр көне уңаеннан уздырыла. Шулай ук чарада Әлмәт балалар йортына хәйрия акциясе дә булачак.