news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә 750 яшүсмер «Нефть кухнясы» проектында катнашты

Чара урта сыйныф укучыларына авыр фәннең кызыклы булуын күрсәтә.

Әлмәттә 750 яшүсмер «Нефть кухнясы» проектында катнашты
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 17 гыйнварда «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә гадәти булмаган дәресләр башланып китте. Алар ике атна дәвам итәчәк.

Проект «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла, аның өчен мәгариф экосистемасын үстерү — эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе.

«Безнең бурыч-Татарстанда яшәүче балаларга яңа белемнәр алу һәм төрле яктан үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыру. Аларның туган җирендә дә дөнья дәрәҗәсендәге белем алу мөмкинлеге булуы мөһим. Хәйрия фондының һәм «Нефть кухнясы»ның уртак эше — моның ачык мисалы. Без аны 4 ел дәвамында алып барабыз, тугыз уникаль проект эшли алдык, — диде «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин.

 Мәсәлән, нефть химиясе дәресләрендә балалар теге яки бу полимер продуктның ничек барлыкка килүен генә түгел, аның киләчәк язмышы, эшкәртү һәм аннан файдалану турында да беләчәкләр. Ренат Мамин фикеренчә, мондый алым дөньяның тулы бер картинасын төзергә һәм укучыларга аның белән булган барлык эшләр өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында барлыгы 30 мастер-класс үткәрү планлаштырыла. Һәр чарада балалар белән тулы бер команда эшли. Аңа тренер — профессионаллар, инженер конкурслары һәм олимпиадаларында җиңүчеләр керә. 

Дәресләр берничә блоктан тора. Башта укучыларга уен формасында полимерларның молекулалары ничек синтезлана, алар кайда кулланыла һәм аларны ничек экологик яктан эшкәртеп булуын сөйлиләр. Аннары укучылар үз куллары белән пенопластлы шарлар һәм теш чистарткычлардан (этаннан алып полиэтиленга кадәр) молекулалар макетларын төзи.

«Нефть кухнясы» ннан мастер-класслар 28 гыйнварда тәмамланачак. Алар яңа методикалар белән кайтырга вәгъдә итәләр, ә проектның географиясен киңәйтергә ниятлиләр. Тиздән Татарстанның тагын алты шәһәрендә яшәүче үсмерләр кызыклы дәресләр турында беләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100