news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтле финанс пирамидасы төзеп, якташлары кесәсен 57 млн сумга такырайткан

“Бизнес-клуб”лар эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр 23 меңнән артык

 (Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүгенгә республикада финанс пирамидасы оештыручыларга карата 25 җинаять эше кузгатылган.

Шундый “бизнес-клуб”лар эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр 23 меңнән артык. Хокук сакчылары белдергәнчә, 1 кешенең берничә “пирамида”дан зыян күрү очраклары да бар. 40 яшьлек әлмәтле дә финанс пирамидасы төзеп, шәһәрдәшләренең кесәсен 57 млн сумга такырайткан иде, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot