Әлмәт янында 1 мең литр ягулык-майлау материаллары төяп барган шофер тоткарланган
Аның эше белән эчке эшләр органнары шөгыльләнә
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). 26 февраль көнне көндезге сәгать 1 тулып узгач, Чаллы – Әлмәт юлының 77 нче чакрымында туктатылган “КамАЗ” машинасының 1965 елгы шоферы Әлмәт шәһәре эчке эшләр бүлегенә озатылган. Тулаем 1 мең литр ягулык-майлау материаллары (ГСМ) төяп барган әлеге кешенең шушы товар өчен тиешле документлары булмау – тоткарлануның төп сәбәбе.
“Татар-информ” агентлыгына шул хакта республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр сала.
“Татар-информ” агентлыгына шул хакта республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр сала.