news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт татар драма театрында Туфан Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак

Әлмәт татар драма театрында Туфан Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Иртәгә Әлмәт татар драма театрында күренекле язучы, драматург, Россиянең К.С.Станиславский, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Россия, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык депутаты Туфан Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе үтәчәк. Чорыбызның танылган шәхесен юбилее белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте, Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте җитәкчелеге, әдәбият-сәнгать әһелләре котлаячак. Әлмәт драма театры артистлары исә Т.Миңнуллинның «Исәнмесез» дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов хәбәр итте.

«Әле узган атнада гына Түбән Кама шәһәрендә бер төркем әдәбият-сәнгать әһелләре Т.Миңнуллинны 70 яшьлек юбилее белән тәбрик иткән иде, - диде ул. – Әлеге чарада шагыйрьләр Разил Вәлиев, Илфак Ибраһимов, Г.Камал театрының күренекле артистлары Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһман, Түбән Каманың «Җидегән чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенә йөрүче каләм ияләре катнашты. Без мондый чараларны республикабызның үз театры булган һәр шәһәрендә үткәрергә ниятлибез. Казанда исә Т.Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышланган зур юбилей кичәсе 21 ноябрь көнне Г.Камал театрында узачак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100