Әлмәт районында комбайнчыларга 700 мең сум премия бүлеп бирелгән
Әлмәт районында комбайнчыларга 700 мең сум премия бүлеп бирелгән
(Әлмәт, 18 август, "Татар-информ", Лира Сәхапова). 16 августта Әлмәт районы комбайнчылары вакытында уңышны җыеп алган өчен премия алганнар. Хезмәт ярышларының шартлары Әлмәт районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм хакимият белән бергә эшләнгән.
Идарә башлыгы Марсел Шәйдуллин сүзләренчә, премия алу хокукы смена нормасын үтәүдән тора. Бельгиянең "Нью-Холланд" комбайннарында эшләүчеләргә һәр 400 тонна ашлык өчен, ә "Дон", "Енисей" һәм СК-5 комбайннарында эшләүчеләргә һәр 100 тонна саен акчалата премия түләнелә. Башкарылган эшкә һәр 10 көн саен йомгак ясала. Җирле бюджеттан премияләү өчен бүлеп бирелә торган акча 700 мең сум тәшкил итә.
Әлмәт районында хезмәт ярышлары бишенче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы нәтиҗә -3500 тонна 2002 елда "Нью-Холланд" комбайны белән күрсәтелгән.