news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кибетендә "сәер" ялган акча табылган

Яхшылап укысаң, “Тысяча дублей” дип язылган

 (Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәт шәһәре кибетләренең берсендә кергән керемен санаган вакытта, сатучы ялган 1 мең сумлыкка тап була.

Акча карап торышка чын акчадан берни белән дә аерылмый диярлек. Хәтта өзек-өзек ялтыравыклы сызыкларына кадәр бар. Яхшылабрак карасаң, аның ялган икәнлеген чамаларга була: “Тысяча рублей” дигән сүзләр анда “Тысяча дублей” дип язылган. Сатучы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп тормаган, чөнки аның кайчан һәм кемнән кергәнлеген белми, дип хәбәр итә Әлмәтнең җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot