Әлки тиздән мәдрәсәле булачак
Базарлы Матакта яшәүче Фаикъ Борһанов район үзәгенең “Шәүкәт” мәчете каршында мәдрәсә бинасы төзергә ниятли
(Әлки, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Фаикъ Борһанов район үзәгендәге “Шәүкәт” мәчете каршында мәдрәсә бинасы төзергә ниятли, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Изге эшкә алынучыга матди ярдәм күрсәтүчеләр дә табылган инде. Мөнип Вильданов ком-таш катнашмасы, Тәлгать Әхмәтшин төзелеш урынына ком китергәннәр, мәчеткә йөрүче үсмерләр ярдәме белән бинаның нигезен салу өчен вак таш алып кайтканнар.
Төзелешне башларга район җитәкчелеге һәм республиканың Диния нәзарәте үз ризалыгын һәм фатихасын биргән. Күмәк көч белән балаларга сабак бирәчәк дин гыйлеме йортын төзеп чыгачагына нык ышана әлеге изге эштә башлап йөрүче Фаикъ Борһанов.