Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки муниципаль районында халык исәбен алуның әһәмиятен аңлаттылар
“Дубки” балалар лагерында Ләлә Гаязова җитәкчелегендә “Бөтенроссия халык исәбен алу” темасына мәгълүмати-аңлатма чара үткәрелде
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Әлки муниципаль районының “Дубки” балалар лагерында халык исәбен алу хезмәтенең штаттан тыш хезмәткәрләре белән берлектә, педагог-оештыручы Ләлә Гаязова җитәкчелегендә “Бөтенроссия халык исәбен алу” темасына мәгълүмати-аңлатма чара үткәрелде. Бу хакта “Алькеевские вести” хәбәр итә.
9 яшьтән алып 13 яшькәчә булган 52 бала арасында халык исәбен алуның әһәмияте буенча сөйләшү үткәрелде. Аның барышында балаларга халык исәбен алуның нигә кирәк булуы, бу чараның ни өчен һәм ни рәвешле оештырылуы хакындагы сорауларга җавап бирделәр. Сөйләшүләр тәмамланганнан соң кечкенә генә викторина уздырылды. Сорауларга дөрес җавап бирүче балаларга халык исәбен алу эмблемасы беркетелгән сувенирлар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз