news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ливия нефтьчеләре Татарстан хезмәттәшләре тәҗрибәсе белән танышты, ТР Президенты белән очрашты

Ливия Нефть корпорациясе вәкилләре “Татнефть” бүлекчәләрендә булды

(Әлмәт, 30 октябрь, «Татар-информ»). Хезмәттәшлек итү кысаларында 27–30 октябрьдә (Libyan National Oil Company - NOC) вәкилләре Татарстан Республикасында һәм “Татнефть” компаниясендә булды.
Делегация визит кысаларында компаниянең бүлекчәләрендә һәм җитештерү объектларында булды. Аларга “Татнефть”тә кулланыла торган заманча технологияләрне һәм җиһазларны күрсәттеләр. Чит ил кунаклары “Татнефть”нең скважиналарны капиталь ремонтлау һәм насос корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча сервис компанияләрендә булды.
Ливия делегациясе "ТатНИПИнефть институты, "ТНГ-Групп" ҖЧҖ эшчәнлеге һәм компаниянең галимнәре һәм геофизиклары эшләгән яңа технологияләр белән танышты. Шулай ук кунаклар Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алучы Ливия белгечләре белән аралашты, “Татнефть” ААҖнең нефть чыгаручы һәм эшкәртүче тармак эшчеләре һәм белгечләре әзерләү, квалификациясен күтәрүче Кадрлар әзерләү үзәге белән танышты һәм аның эшчәнлегенә югары бәя бирде.
29 октябрьдә “Татнефть” объектларында булганнан соң, Казанда Ливия Нефть корпорациясе рәисе Шукри Мохамед Ганем һәм аны озатып йөрүче затлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов белән очрашты һәм Ливия Нефть корпорациясенең Татарстан Республикасы белән “Татнефть” ААҖнең хезмәттәшлек итү турындагы килешүен гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.
“Татнефть” матбугат хезмәте белдерүенчә, очрашулар кысаларында “Татнефть” ААҖ белән Ливия Нефть корпорациясенең геологоразведка эшләре, скважиналар бораулау һәм нефть ятмаларын файдалану өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм тәҗрибә уртаклашу буенча тәкъдимнәр каралды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100